Язучы Джоан Роулинг Россиягә килергә мөмкин

Тылсымчы Гарри Поттер турындагы җиде өлештән торган әсәр авторын Россиядәге балалар йортларын тикшерү өчен чакырганнар.

(Казань, 11 июля, «Татар-информ»). Тиздән язучы Джоан Роулинг Россиягә килергә мөмкин. Тылсымчы Гарри Поттер турындагы җиде өлештән торган әсәр авторын һәм Lumos хәйрия фондына нигез салучыны балалар йортларын тикшерү өчен чакырганнар, дип хәбәр итә ТАСС.

CNN телеканалына интервьюсында Роулинг Lumos фондындагы эш турында сөйләгән. Оешманың максаты булып ятимнәр яки әти-әниләре баш тарткан балалар яшәгән йортларга ярдәм итү тора. Роулинг сүзләренчә, фондның төрле проектлары 30дан артык илдә гамәлгә ашырыла.

«Без Молдовада булдык, хәзерге вакытта Берләшкән милләтләр оешмасы белән бергә Эфиопия, Гаити, Колумбиядәге качак балалар белән эшлибез. Безне Россия һәм Украина балаларны кайгырту буенча оешмаларын карау өчен үзләренә чакырды», - дип сөйләгән язучы.