Татарстан синоптиклары иртәгә томан һәм яшенле яңгыр булачагын хәбәр итә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылачагы турында кисәтү таратты.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылачагы турында кисәтү таратты.

Иртәгә, 12 июльдә, республика территориясендә урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил белән яшенле яңгыр  көтелә. Казанда һава торышы үзгәрү төнлә булуы ихтимал.
Төбәктә төнлә һәм иртән томан төшәр, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.