Роспотребнадзор: Татарстанда 21 мең 675 ВИЧлы кеше яши

Әлеге идарә хисаплап чыгарганча, бу чир йоккан 5 мең 260 татарстанлы үлгән.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Бүгенге көндә Татарстанда иммунодефицит вируслы (ВИЧ) 21 мең 675 кеше яши. Республика Роспотребнадзор идарәсе хисаплап чыгарганча, бу чир йоккан 5 мең 260 татарстанлы үлгән.

Барлык теркәлгән авыруларның 103 очрагы балаларга туры килә, дип искәртә идарәнең матбугат хезмәте.