Казанга Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы белән танышырга Япония туроператорлары килде

Япония туриндустрия вәкилләре Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Болгар, Зөя утрау-шәһәре һәм Казан кунакханәләрендә булачак.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Казанга Япониядән, республика мәдәни-тарихи мирасы һәм туристлык инфраструктурасы белән танышу өчен, туроператорлар делегациясе килде. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казанда Дәүләт Комитеты рәисе Сергей Иванов Япония Hankyu Travel туроператоры вәкилләре белән күреште. Алар Татарстанга реклама туры кысаларында килгән. Тур максаты – республика имиджын популярлаштыру һәм Япониядә яшәүчеләр арасында турпродуктны гамәлгә ашыру. Ел саен Россиягә якынча 85 мең япон туристы килә.

Япония туриндустрия вәкилләре Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Болгар, Зөя утрау-шәһәре һәм Казан кунакханәләрендә булачак.