«Халык контролендә» «Территорияне төзекләндерү» категориясе иң популяр булып кала

Ел башыннан әлеге категориядә 8 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). «Халык контроль» системасында 2017 елның I яртыеллыгында 25 меңгә якын мөрәҗәгать урнаштырылган, бу узган елның шушы аралыгы белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Ел башыннан хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең өлеше 73 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Система кертелгәннән башлап «Территорияне төзекләндерү» категориясе иң популярлардан санала, ел башыннан биредә 8 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылган. Аннан соң муниципаль юлларны ремонтлау һәм карап тоту (6 мең), торак-коммуналь хезмәтләре (2,5 меңгә якын) буенча мөрәҗәгатьләр килә.

Моннан тыш июньдә система 8 яңа категориягә тулыланган, шул рәвешле аларның саны 62гә җиткән.

Искәртеп узыйк, 2017 елның апрелендә «Халык контроле» үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте. Ситеманы төп контрольдә тотучы орган булып Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты тора. Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы техник оператор ролен үти.