420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 12 июль көнне урыны белән Татарстан территориясендә яшен, төньяк-көнчыгыштан искән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга чаклы көчәюе көтелә (Казанда – төнлә). Төнлә һәм иртән томан булыр, дип фаразлана, шул сәбәпле күз күреме 500 метрдан да ким булуы мөмкин.
Һава торышы начарлану 11 июльдә - 18 сәгатьтән алып, 12 июльнең 18 сәгатенә кадәр көтелә.