Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга рәхмәтен җиткерде

"Ачык һәм оператив булганыгыз, Татарстан Республикасы үсеше бәрабәренә бергәләп башкарган эшләребез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм", - диде ул.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентка аккредитация узган журналистларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Ачык һәм оператив булганыгыз, Татарстан Республикасы үсеше бәрабәренә бергәләп башкарган эшләребез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең максатыбыз - республика тормышының барлык өлкәләрен закон белән ныгыту”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, бүген парламент депутатлары язгы сессияне япты. 30 нчы утырышта 83 депутат катнашты, барлыгы 30 дан артык мәсьәлә каралды.