Быел гөмбә күп көтелә - КФУ белгечләре

Агымдагы елда гөмбә сезоны соңрак башланган: июнь уртасында май аенда үскәннәрен очратырга мөмкин.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ")."Быел гөмбә уңышын җыю чоры бераз кичектерелде, бу хәл табигатьтә фенологик күчешкә бәйле", - дип сөйләде Казан федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану Институты ассистенты Ким Потапов. Бу хакта әлеге уку йортының матбугат үзәге хәбәр итә.

К.Потапов сүзләренә караганда, агымдагы елда гөмбә сезоны соңрак башланган: июнь уртасында май аенда үскәннәрен очратырга мөмкин булган. Хәзер исә ак һәм каен гөмбәләре җитешә.

Шул ук вакытта галим гөмбә уңышына мул яңгырлар һәм салкын һава торышы яхшы тәэсир итәчәк, дип белдерә.

Шуның белән бергә, токсикологлар гөмбә белән беренче агулану очраклары хакында хәбәр итә. Үлүчеләр юк, дип билгеләп үтә 7нче номерлы токсикологик үзәк җитәкчесе, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгеч токсикологы Алия Насыйбуллина.