Анатолий Фомин Иҗтимагый палата эшчәнлеге хакында депутатларга хисап тотты

Татарстанда - 6 меңгә якын, төгәлрәге 5578 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 6 меңгә якын, төгәлрәге 5578 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Шуларның 2007 се - сәяси һәм иҗтимагый оешмалар, 1851е - дини оешмалар, 1720 се башка төрдәге иҗтимагый оешмалар. Сүз уңаеннан, бүген республика парламентының 30 нчы утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, дини һәм бизнес иҗтимагый оешмалары СССР таркалганнан соң гына барлыкка килгән.

“Республиканың Иҗтимагый палатасы составына кергән мөстәкыйль коммерцияле булмаган оешмалар республиканың сәяси тормышында зур роль уйный. Алар тарихи һәйкәлләрне саклау, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, кайбер социаль төркемнәргә җәмгыятьтә адаптацияләргә ярдәм итү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, иҗтимагый тәртипне саклау, экология, мәгариф мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә”, - диде Анатолий Фомин.