11 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

ТР Дәүләт Советы депутатларының 30 нчы утырышы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының V киңәйтелгән утырышы.

Быел катлаулы дымлы урак көтәбез – Марат Әхмәтов. “Быелгы уракка без күптөрле җайланмалар, алымнар белән, җаваплырак әзерләнергә исәплибез”, - дип белдерде министр.

Рөстәм Миңнеханов Ирина Боковага Татарстан тарихи мирасын саклауга игътибары өчен рәхмәтле. Свияжск утрау-шәһәрчеге комплексындагы объектларны идарә итүне камилләштерүгә бөтен көчебезне куябыз, дип белдерә Татарстан Президенты.

Элмә такталардагы хаталар өчен җирле үзидарә вәкилләре штраф салачак. Моңа бәйле закон проекты бүген I-III укылышта кабул ителде.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мегафон" ГАҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда төбәктә мобиль элемтәне алга таба үстерү мәсъәләләре турында сүз барды.

Казанга Татарстанның мәдәни-тарихи мирасы белән танышырга Япония туроператорлары килде. Япония туриндустрия вәкилләре Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Болгар, Зөя утрау-шәһәре һәм Казан кунакханәләрендә булачак.



Ирек Шәрипов Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде.
Бу Мәскәүдә узган Россия халыклары Ассамблеясе Советының киңәйтелгән утырышында билгеле булган.

Татарстан парламенты депутатларының Владимир Путинга мөрәҗәгать тексты. Бүген ТР Дәүләт Советының 30 нчы утырышында парламент вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга юлланылачак мөрәҗәгатьне тыңлады.



Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр бизнес белән шөгыльләнергә тели, түрәләр шуны аңламый.
Президент, эшмәкәр хилафлыгы өчен кырыс җәзаланганы өчен, Яшел Үзән районы башлыгын шелтәләде.

Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар белән мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте. Кабул итү мөрәҗәгать иткән гражданнар яшәгән муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтә режимында узды.