Татарстан оценщиклар берлеге тагын бер әгъза белән тулыланды

Партнерлык составына Татарстан оценщиклар җәмгыяте керде

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). “Татарстан Республикасы оценщиклар берлеге” коммерцияле булмаган партнерлыгы идарәсе партнерлыкка чираттагы әгъзаны кабул итү турында карарга килде. Ул – Татарстан оценщиклары җәмгыяте, дип хәбәр итәләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан. Үз составында 300 дән артык белгечне туплаган җәмгыять 2008 елдан бирле Россия оценщиклар җәмгыятенең төбәк бүлеге санала.
Татарстан партнерлыгының идарә әгъзасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин сүзләренә караганда, ТР оценщиклар берлеге составын киңәйтү бердәм методик һәм гамәли база булдырырга, җир кишәрлекләре һәм күчемсез милекне бәяләүнең цивилизацияле алымнарын эшләргә ярдәм итә.
Белешмә өчен: “Татарстан Республикасы оценщиклар берлеге” коммерцияле булмаган партнерлыгы моннан бер ел элек төзелгән иде. Партнерлык эшчәнлегенең төп максаты – бәяләү эшчәнлегендә балансланган сәясәт эшләү буенча бизнес җәмәгатьчелекнең дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеген тәэмин итү, бу өлкәдә хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү.