Тагын бер Россия авиакомпаниясе Казан – Екатеринбург рейсын тормышка ашыра башлый

Рейслар көн саен, иртәнге һәм кичке вакытта булачак

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 15 нче июльдән “РусЛайн” Россия авиакомпаниясе Казан – Екатеринбург рейсын тормышка ашыра башлый. Рейслар көн саен, иртәнге һәм кичке вакытта 26 нчы октябрьгә кадәр булачак.

Билетлар РФ барлык гражданнарына махсус ташламалы тарифлар буенча сатыла.

Хәзерге вакытта программага 69 маршрут кертелгән, аның 14е “РусЛайн” авиакомпаниясен бирелгән, дип хәбәр итә авиакомпания матбугат хезмәте.