Тәүлек дәвамында Универсиаданың 177 спортчысына медицина ярдәме күрсәтелгән

Үткән тәүлектә 8 кеше медицина учреждениесенә җибәрелгән

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Үткән тәүлектә Универсиада объектларында медицина ярдәмен сорап, 880 кеше мөрәҗәгать иткән, аның 246 – чит ил гражданы. 177 спортчыга медицина ярдәме күрсәтелгән, аның 168 – чит ил кешесе, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Әлеге чорда спорт объектларында медицина ярдәмен сорап, 619 кеше мөрәҗәгать иткән, аның 42сенә ярдәм күрсәтелгән.
Үткән тәүлектә 8 кеше медицина учреждениесенә җибәрелгән, аның 4 се – чит ил гражданы.