Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы телефон аша гражданнар белән аралашачак

Шалтыратулар һәр айның пәнҗешәмбесендә сәгать 16.00-18.00 кабул ителә

 (Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы тарафыннан гражданнар белән туры телефон элемтәсен оештыру турында карар чыгарылган, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Оператор 8 (843) 221-75-25 телефон номеры буенча килеп ирешкән шалтыратуларны кабул итәчәк, шәхси мәгълүматларны теркәп, тикшерү идарәсе җитәкчесе белән элемтә урнаштырачак.

Шалтыратулар һәр айның пәнҗешәмбесендә сәгать 16.00-18.00 кабул ителә.

Алдагы гражданнар белән аралашу 13 нче июльдә сәгать 11.00-13.00 була.