Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы старт алды

Беренчеләрдән булып штукатурлар көч сынашты

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы старт алды. Әлеге чара ел саен Төзүчеләр көне уңаеннан оештырыла. Быел аны 10 августта уздырачаклар.
Конкурста шәһәрнең “АИСК”, “Арслан”, “Главнефтегазстрой”, “Фенстер” кебек төзелеш оешмалары хезмәткәрләре катнашачак. Штукатурлар үз осталыкларын күрсәтергә өлгерде инде. Ярышта барлыгы өч команда катнашты.
16 июльгә кадәр дәвам итәчәк бәйгедә тагын плитә ябыштыручылар, ташчылар, эретеп ябыштыручылар, балта-агач осталары һәм малярлар да осталыкларын күрсәтчәк. Шәһәрнең Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе күрсәткечләре буенча конкурста катнашуга 50 кеше заявка биргән.
Җиңүчеләрне Төзүчеләр көненә багышланган чаралар барышында бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.