Бөгелмәдә капиталь ремонтланырга тиешле 46 күпфатирлы йортның 44ендә эш бара

Икесендә исә графиктан артта калу күзәтелә

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Бөгелмә муниципаль җирлегендә быел капиталь ремонтланырга тиешле 46 күпфатирлы йортның 44ендә эш бара, икесендә исә графиктан артта калу күзәтелә. Ремонт барган объектларда 153,35 миллион сумлык эш башкарылган, бу еллык планның 68 проценты дигән сүз. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре счетына 28,35 миллион сум (57,6 процент) акча күчкән.
Белгәнебезчә, федераль фонд, төбәк, җирле бюджетлардан тыш, капиталь төзекләндерү программасын финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе февраль – июнь айлары өчен Бөгелмә милекчеләреннән 36,89 миллион сум акча (102,4 процент) җыйган. 654 күпфатирлы йорт (барлыгы 878 йорт) кадастр исәбенә куелган. Барлык 883 йорт, шул исәптән быел ремонтланачак 46 йорт өчен дә web-кабинетлар алынган, чагыштыру актлары бар.
Җаваплылыгы чикләнгән “Мегастрой” җәмгыяте Бөгелмә районында 2013 елда ремонтланырга тиешле 6 ФАПта да эшне төгәлләгән. Быелгы капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 27 табиблык амбулаториясенең хәзергә 6сында ремонт тәмамланган. Калганнарында эш график буенча дәвам итә. Карабаш бистәсендәге табиблык амбулаториясен ремонтлау эшен “Климат-Сервис” җәмгыяте төзүчеләре башкарган, дип хәбәр итә “Бөгелмә авазы” газетасы.