13 нче июль көнне ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе гражданнар белән туры элемтәгә чыга

Шалтыратулар һәр айның икенче пәнҗешәмбесендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнар белән туры элемтә эшен оештыру турында фәрман чыккан. Әлеге карар гражданнарның тәкъдимнәр, гаризалар белән мөрәҗәгать итүләре, бозылган хокукларны, гариза бирүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен торгызу яки яклау турындагы үтенечләр белән мөрәҗәгать итүләре буенча мөмкинлекләрен киңәйтү максатында кабул ителгән. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оператор 8(843) 221-75-25 туры элемтә телефонына килеп ирешүче шалтыратуларны кабул итәчәк, мөрәҗәгать итүченең персональ мәгълүматларын теркәп, тикшерү идарәсе җитәкчесе белән тоташтырачак. Шалтыратулар һәр айның икенче пәнҗешәмбесендә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Якын арада ул 13 нче июльдә көндезге сәгать 11 дән 13 сәгатькә кадәр булачак.