Альбина ИВАНОВА

“Аллаһының рәхмәте булгандыр инде - скинхедлар минем яннан: “Аллаһу әкбәр”, - дип кенә үтеп китте”

Альбина ИВАНОВА: “Аллаһының рәхмәте булгандыр инде - скинхедлар минем яннан: “Аллаһу әкбәр”, - дип кенә үтеп китте”

Зәй кызы Альбина белән Болгарга мөселман яшьләре фестиваленә баргач таныштым. Барысы да мөселманнарча, бөтен тәртибен китереп киенгән, үзе тыйнак һәм сөйкемле. Ул үзен, әтисе рус булуга карамастан, татар милләтеннән дип саный, туган телне өстен күрә. Бер сөйләшү вакытында аның моннан 4 ел элек Мәскәүдә матурлык салонында эшләгәнен ишеттем. Монда нәрсәсе гаҗәп дияр кайберәүләр, әмма аның яулыктан булуын онытмаска кирәк. Зәй шәһәрендә хәтта балалар бакчасына да эшкә алмаган чакта, өстәвенә дөньялар да тыныч булмаган – мөселманнарга карашның бик үк “сәламәт булмаган” вакытында аның Мәскәүгә барып эшләвен зур батырлыкка тиңләдем мин. Шулай да мөслимәләргә Мәскәүдә яшәве һәм эшләве рәхәт микән – мин Альбинадан шул хакта сорашам.


А.И.: Унтугыз яшемдә бухгалтер һөнәрен үзләштергәннән соң, Мәскәүгә берүзем эшкә киттем. Барып җиткәч, мәчеткә кереп, фатирга кертүчеләр юкмы икән дип сораштым. Шунда бер апаның адресын бирделәр һәм мин бер бүлмәдә яши башладым. Аннан инде эш тә таптым. Матурлык салонында рус кешеләрендә бухгалтер булып эшләдем.

Сиңа бер сүз дә әйтмичә, эшкә алдылармы?

А.И.:
Алар башта яулыкны болай гына бәйләгән дип аңлаган. Аннан соң беренче тапкыр эшкә килгәндә: “Ты что так будешь работать? Раздевайся” - диләр инде (көлә). Мин шушы киемемдә эшләргә җыенганымны әйткәч, алар “бик яхшы”, диделәр дә, шулай итеп эшләп тә киттем. Кыскасы, мине бик әйбәт кабул иттеләр, бер кеше дә миңа каршы булмады.

Ә түләвен ничек түләделәр?

А.И.:
Үз вакыты өчен җитәрлек иде. Аннан соң курьер булып эшләдем.

Яулыктан Мәскәү буйлап йөрденме?

А.И.:
Юк. Безнең матурлык салонына үзем эшли торган офистан кремнар, шундый кирәк-ярак илтә идем. Шулай итеп, мин Мәскәүне өйрәндем.

Анда озак эшләдеңне?

А.И.:
Мәскәүдә 3 айлап эшләдем. Аннан соң гаилә хәлләре буенча кире Зәйгә кайтырга туры килде.

Мәскәүдә бит инде анда һәр адымда гел документларны тикшереп торалар. Син яулыктан да булгач, төрле хәлләр килеп чыккандыр?

А.И.:
Анысы инде бөтенләй кызык. Миңа һәркөн иртән эшкә ике сәгатьтән артык барырга туры килә иде. Анда, иртән торасың да, йөгерәсең. Беләсең инде, метрода гел “бөкеләр”, кеше күп. Беркөнне шулай йөгерә идем, каршыма ике милиционер килә. “Девушка, куда бежим?” – диләр болар. Мин әйтәм: “Мин эшкә соңга калам”, - дим. Шуннан болар минем кайда эшәләгәнемне сорашалар. Әйттем инде, матурлык салонында эшлим дип. Болар минем яулыктан матурлык салонында эшләвемә бик аптырады инде. Паспортны карагач, россияле икәнемне белгәч, җибәрделәр. Ул вакытта Мәскәүдә эшли башлаганыма 3 ай тулмаган иде әле. Тимер юл яки автобус билетын да күрсәтсәң, шуның кадәр бәйләнмиләр иде. Аннан соң станцияләрдә таный, “Ты ее не остановливай, она своя”, - дия башладылар.
Мәскәүдә һәркемнең үз эше. Метрода да кеше китап укып яки йоклап бара.

Ә менә күптән түгел метрода бер мөслимәне кыйнаганнар дигән хәбәр булган иде ...

А.И.:
Яшереп булмый: скинхедлар бар инде ул. Алар миңа да очрады. Аллаһының рәхмәте булгандыр инде - минем яннан: “Аллаһу әкбәр”, - дип кенә үтеп киттеләр. Хәтта бер тапкыр танышымның элек скинхед булган дусты миннән: “Син мондый кыяфәттә Мәскәүдә йөрергә курыкмыйсыңмы?” – дип сорады. Мин: “Юк”, - дидем. Бер Аллаһтан гына куркырга кирәк.

Тормышта төрле вакытлар була, анысы, төрле караш. Әңгәмә барышында син үзегезнең төбәктән зарланып алган идең. Хәзер уңай үзгәрешләр бармы соң?

А.И.:
Әйе, Зәйдә мөселманнарга башта бик авыр иде. Чөнки бездә катнаш халык күбрәк. Чып-чын татар гаиләләре азрак. Шуңа күрә яулыкларны салдырган, тартып алган вакытлар да булды. Хәзер дә усал итеп караучылар бар әле. Мәктәптә укыганда педсоветларга кадәр җыялар иде. Миннән: “Син моны кайдан күрдең?” – дип сорыйлар иде. Ахырдан директор: “Киясе килсә – кисен, барыбер салачак”, - дип кул селтәде.

Син укытучыларга ничек аңлата алдың соң яулык кияргә кирәклеген?

А.И.:
Мин шулай булырга тиешлеген анык белә идем. Корьәндә хатын-кызларның капланып йөрергә тиешлеген, үземнең ачык киемнәр киеп йөри алмавымны аңлаттым. Шулай туры килде инде: мин яулыкны Рамазан аенда бәйләдем. Мәктәптә яулыкны башта Рамазан хакына киде дип уйладылар. Хәзер инде башкача күз алдына да китерә алмыйлар.

Киләчәккә нинди планнарың бар?

А.И.:
Хәзер инде киләчәккә планнар төземим. Элегрәк төзесәң дә – башкача килеп чыга иде. Аллаһ ризалыгы өчен яшим. Бүгенге көндә мәчеттә укытам. Балалар күп йөри. Намазларын укысалар да, нәкъ менә Зәйдә яулык бәйләргә әле куркалар.


                                                                    Әңгәмәдәш – Римма Гатина