А.Селивановский:«Казанда ярты елда 19 мең җинаять теркәлгән, аларның 97 проценты ачылган»

Кешене тотып киткәч, закон нигезендә нинди дә булса гаебе юк икән, димәк, өч сәгатьтән дә артык тотарга хаклары юк

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы видеостудиясендә online режимында Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе, милиция полковнигы Алексей Селивановский катнашында конференция булды.
 Татарстан башкаласының баш милиционеры туры эфир барышында сорауларга җавап биреп, бу ярты еллыкта шәһәребездә кылынган җинаятьләр, узган елгы шул ук чор белән чагыштырганда, бер чамадарак, дип белдерде. Аерым алганда, 19 меңләп җинаять теркәлгән, шуларның 97 проценты ачылган.
 Интернет аша җибәрелгән сорауларның берсе ишегалдында түләүле төнге машина кую урыннары оештырып, якын-тирә йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырылу турында иде. А.Селивановский исә: «Бу мәсьәләдә машина саклаучы хезмәткәрләрне, аларның җитәкчеләрен һәм торак-хуҗалык ширкәтләре вәкилләрен чакыртып сөйләшәбез, ләкин проблема кала бирә. Берсен кудыртсак, икенчеләре килеп урнаша... Андый төр бизнес белән шөгыльләнүчеләргә карата шуны әйтә алам: машина кую урыннары биләгән җирне арендага алу юлы белән генә хәл итәргә. Эш шул рәвешле башкарылса, низаглар чыкмас», - дип санавын белдерде. Шул очракта тәртип тә булыр, дәүләт кесәсенә салым да түләнер иде. Гомумән, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителсә, һәркемгә әйбәт булачак.
 «Базардан улым очсыз бәягә сатып алган кәрәзле телефонны урамда патруль-пост хезмәтенекеләр тартып алган, кая мөрәҗәгать итәргә?» - дигән сорауга исә студия кунагы: «Базардан, кулдан юнь бәягә кәрәзле телефон (яки башка товар) сатып аласың икән, мөгаен, ул урлангандыр, тиешле документлары булмаса, бигрәк тә. Милициягә гариза язып мөрәҗәгать итеп була, ул телефон табылган очракта да аның хуҗасы дип телефон документлары сакланган кеше санала. Безнең белешмәләр базабыз бар, анда мәгълүматлар җитәрлек. Тәртипле эшчәнлек алып барган ломбардлар белән элемтәләребез бар, алар телефон кабул иткәндә безнең белешмәләр базасыннан кулланалар, ләкин, ни кызганыч, ломбардларның барысы да гадел түгел. Кәрәзле телефоннар зурлыгы ягыннан да, урлагач сатып булу ягыннан да караклар өчен бик уңайлы, шуңа күрә аны күп урлыйлар да. Сатып алган вакытта ук аның чын хуҗасы булуын истә тотарга кирәк, гомумән, андый шикле товарны аласы да юк. Кеше үзе нәтиҗә ясарга тиеш, сайлап алу мөмкинлеге һәрвакыт бар», - дип җавап бирде.
 «Милиция хезмәткәрләре улымны, җинаятьчегә охшатып, әледән-әле тотып китә. Әгәр улым кайтмаса, кая мөрәҗәгать итәргә?» - дигән сорауга А.Селивановский: «Алып киткәч,  аның закон нигезендә нинди дә булса гаебе юк икән, димәк, өч сәгатьтән дә артык тотарга хаклары юк. Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсе дежур частеның ышаныч телефоны: 291-48-02», - дип хәбәр итте ул.