13 июль - Россия почтасы көне

РФ Президенты Указы нигезендә, инде 14 ел рәттән июль аеның икенче якшәмбесе Россия почтасы көне буларак билгеләп үтелә
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 13 июль - Россия почтасы көне.
Почта турында меңъеллык язмаларда да мәгълүматлар шактый булуы күпләргә билгеле. Ә менә Россия дәүләт почтасы тарихы Петр I исеме белән бәйле. Чөнки Мәскәү белән Архангельски арасында даими почта элемтәсе булдыру максатыннан, 1693 елда ул карар имзалый. Әлеге маршрут түбәндәгечә була: Мәскәү — Переславль — Залесский — Бөек Ростов — Ярославль — Вологда — Архангельски. Указда почтаның ничек йөртелергә тиешлеге, әйберләрнең сакланышы, ямщикларның эш киеме, кадрлар белән тәэмин ителеш кебек пунктлар бар.
Почтаның 300 ел дәвамында никадәр әһәмияткә ия булуын күздә тотып, 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә бәйрәм игълан ителә һәм шул вакыттан бирле һәр елны июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә.
“Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе унитар предприятиесе дә (ПЭИУП) татарстанлыларга комплекслы хезмәт күрсәтә. Мәгълүмати технологияләр алга киткән бер чорда, почта алдында алдагы еллар белән чагыштырганда да мөһимрәк мәсьәләләр тора.
“Почта-Банк” проекты кысаларында, “Татарстан почтасы” ПЭИУП почта бүлекчәләрендә ташламаларга ия булган гражданнарга субсидияләр, кертемнәр (вклады) һәм аларны бирү хезмәтләре башкарыла. Шул ук вакытта, мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үзләштерү һәм аларны куллану нигезендә, почта бүлекчәләрендә поездларга, самолетларга билетлар сатыла, реаль вакыт режимында кесә телефоннарына түләүләр кабул ителә, Интернет хезмәте күрсәтелә.
Тагын шунысы: почта элемтәсе үсешен стратегик планлаштыру максатында, “2008-2010 елларга Татарстанда почта элемтәсе инфраструктурасын модернизацияләү” программасы эшләнелгән.