news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада ковид белән көрәшүче табибларга һәйкәл куелачак

Республика профсоюзлары 100 еллык юбилейлары уңаеннан һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда Уфада пандемия чорында коронавирус инфекциясе белән көрәшкән табибларга, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм барлык башка өлкә хезмәткәрләренә һәйкәл куелачак. Бу хакта республика профсоюзлар активы белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.

Киләсе елда республика профсоюзлары 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк һәм алар республика башлыгына әлеге вакыйга уңаеннан һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Радий Хәбиров бу тәкъдим турында фикер алышканнан соң, Башкортстанда яшәүчеләрнең пандемия вакытында башкарган эшләренә багышланган һәйкәл кую турында карар кабул ителүен билгеләп үтте.

Киләсе елда профсоюзларның гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чаралар да узачак. Төбәк башлыгы атна дәвамында тиешле боерыкны әзерләргә йөкләмә бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100