Татарстанның Беренче Президентын сайлауның 30 еллыгына открыткалар чыкты

«Хатлар йорты» оешмасының яңа открыткаларын республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка һәм Беренче Президент Минтимер Шәймиевкә тапшырдылар.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). «Хатлар йорты» берләшмәсе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергә Татарстанның Беренче Президенты инаугурациясенә 30 ел тулуга багышланган открыткалар чыгарды. Минтимер Шәймиев бу вазифага 1991 елның 4 июлендә кереште.

Карточкаларда Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең легендар сүзләре язылган. Открытка артында «Безгә берәүне дә айдан ташламаганнар. Барысы да — үзебезнеке!» һәм «Акылыбыз да, көчебез дә, уңганлыгыбыз да җитәрлек!» дигән теләкләр урын алган. 

«Минем фикеремнчә, бу открытка гына түгел. Анда теләкләр генә түгел, ә мотивация бирүче сүзләр язылган. Бүген андый открыткалар популяр. Минтимер Шәймиев — ул безнең бабай, безнең символ», — дип шәрехләде открыткаларның мини-сериясен «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова.

«Бу кечкенә коллекция зур уңышка ирешер дип өметләнәбез. Аның белән открыткаларның Татарстанның танылган шәхесләре төшерелгән яңа сериясен башлыйбыз», — дип сөйләде ул.

Энҗе Садыйкова сүзләренчә, бүген ТР Дәүләт Советында Татарстанның беренче Президентын сайлауга 30 ел тулуга багышланган күргәзмәдә яңа открыткалар республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә тапшырылды.