news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама инспекторлары «Камский Артек»та ял итүче балалар белән очрашу оештырган

Юл-патруль хезмәткәре ролендә булу мөмкинлеге балаларга аеруча ошаган.

Түбән Кама инспекторлары «Камский Артек»та ял итүче балалар белән очрашу оештырган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Камский Артек»та ял итүче балалар белән очрашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда алар үз хезмәтләренең үзенчәлекләре турында сөйләгән. Балалар ЮХИДИ машинасы, андагы төрле техник җайланмаларны — фото-видеофиксация чараларын, алкотестерлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү приборлары, радиостанцияләрне караган, үзләрен кызыксындырган сорауларны биргән. Юл-патруль хезмәткәре ролендә булу мөмкинлеге балаларга аеруча ошаган.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу дәреснең нәтиҗәле булуына өметләнә. Балалар юл кагыйдәләре таләпләрен үтәүгә тагын да җитдирәк караячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100