«Проект җитәкчесе» финалистлары «Цифрлы икътисад» үсеше өчен проектлар тәкъдим итте

Жюри фикеренчә, иң яхшы проект гамәлгә ашыру өчен Татарстан Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Казан IT-паркында «Проект җитәкчесе — 2021» бөтенроссия конкурсы финалының икенче көне узды. 23 катнашучы Татарстан Республикасының социаль әһәмияткә ия проблемаларын хәл итәргә чакырылган команда проектлары тәкъдим итте, шулай ук жюри алдында чыгыш ясадылар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Конкурсантлар, тәкъдимнәрне эшләп бетереп, үз проектларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте жюри әгъзалары һәм экспертлар алдында тәкъдим иттеләр.

Жюри фикеренчә, иң яхшы проект гамәлгә ашыру өчен Татарстан Хөкүмәтенә тәкъдим ителәчәк.

Команда этабыннан соң финалистлар үз-үзләрен тәкъдим итте һәм жюриның үзләренең гамәлгә ашырылган проектлары һәм проект идарәсенең культурасы турындагы сорауларына җавап бирделәр. Шуның белән конкурс программасы тәмамланды. Жюри «Проект җитәкчесе», «Проект офисы җитәкчесе», «Проект белән идарә итүче эксперт», «Аgile-командалары лидеры», «Цифрлы трансформация лидеры» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.

Җиңүчеләрнең исемнәрен бүген Korston Club Hotel Kazan да 14:00 сәгатьтә бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр. Иң яхшы проект җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак, шулай ук халыкара IPMA стандарты буенча бушлай сертификация узу мөмкинлеге алачак.