Татарстанда урман янгыны куркынычы югары булу сәбәпле, кисәтү игълан ителде

Республикада киләсе атна башына кадәр 4нче класслы янгын куркынычы саклана.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстан территориясендә 12 июньнән 17 июньгә кадәр 4нче класслы югары янгын куркынычы саклана.

  • «Татар-информ» элек, КФУ профессоры мәгълүматлары буенча, бу атнада Казанда эссе көннәрнең кинәт салкынаячагын хәбәр иткән иде.