Мәскәүнең татар мәдәни автономиясе Әсәдуллаев йорты буенча килешүне тикшерә

Татар милли-мәдәни үзәге бинасын тартып алу турындагы эш 13 августка кадәр кичектерелде.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Мәскәү Арбитраж суды Әсәдуллаев йортының кайсы оешмага каравы турындагы бәхәсне тикшерүне 13 августка кадәр кичектерде. Хәзерге вакытта Татар милли-мәдәни автономиясе һәм РФ Президенты Эшләре идарәсе арасындагы килешү проекты хакында фикер алышулар үткәрелә. Илдар Мөхәммәтҗанов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең басма органы булган «АТОМ» газетасы баш мөхәррире Илдар Мөхәммәтҗанов әлеге вакыйга уңаеннан ачыклык кертте.

«Суд утырышын 13 августка кадәр кичектерү турында карар кабул ителде. РФ Президенты Эшләре идарәсе вәкиле билгеләп үткәнчә, бу Татар милли-мәдәни автономиясе һәм идарә арасында диалог көтелүе белән бәйле», - дип ачыклык кертте ул.

Татар милли-мәдәни автономиясе алдагы утырышта килешү проектын тәкъдим итәчәк, бу хакта дәгъвачыга билгеле инде. Милли-мәдәни автономия адвокаты Руслан Нагиев, килешү проекты хакында фикер алышу сәбәпле, процессның туктатылуы турында белдерде.

РФ Президенты Эшләре идарәсе вәкиле суд утырышын кичектерүгә каршы килмәде, диде Илдар Мөхәммәтҗанов.