Башкортстанда авыл укытучылары 600 мең сум акча алырга мөмкин

2019 елның 1 июленнән 600 мең сум күләмендә 100 грант гамәлгә куела.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар булдырылган. Тиешле Указга Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Документ нигезендә, 2019 елның 1 июленнән 600 мең сум күләмендәге еллык 100 грант гамәлгә куела.

Указ нигезендә грантлар бирү буенча республика комиссиясе төзелде, аның составы һәм грантлар турындагы нигезләмә расланды. Башкортстан Хөкүмәтенә грантлар түләү тәртибен билгеләү йөкләнде.

Грант алуга конкурста авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында кимендә ике ел эшләүче 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала.

Аларны муниципаль районнарның гомуми белем бирү оешмалары һәм мәгариф белән идарә итү органнары тәкъдим итә. Конкурска документлар тапшыру вакыты ел саен 1 августка кадәр башкарыла.

  • Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама барышында «Земский доктор» программасы аналоглары буенча 2020 елдан авылга һәм кече шәһәрләргә эшкә килүче педагоглар өчен «Земский учитель» программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.