Академик Талия Хәбриева Татарстан Республикасының “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

Бүләкне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия фәннәр академиясе академигы Талия Хәбриеваны 35 еллык хезмәт эшчәнлеге белән тәбрикләде һәм “Дуслык” ордены тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Хокук фәне үсешенә керткән өлеше, күпьеллык уңышлы эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен” карары нигезендә, Талия Хәбриева Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә ия булды.

Талия Хәбриева 2001 елдан башлап Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры булып эшли. 2013 елдан бирле ул – Россия Фәннәр академиясе вице-президенты.

  • Талия Хәбриева -  Россия Федерациясенең атказанган юристы һәм Россия Фәннәр академиясе академигы статусын алган беренче хатын-кыз хокук белгече.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, юбилей көненә багышланган очрашу кысаларында узды. Анда Россия Федерациясенең Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин (2011-2016 елларда Россия Дәүләт Думасының Федерация Советы рәисе), Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, шулай ук башка министрлык һәм ведомство, Россия Фәннәр академиясе, әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.

Талия Хәбриева Рөстәм Миңнехановка югары бүләк һәм күрсәтелгән иътибар өчен рәхмәтләрен җиткерде.