Казанда балык фестивалендә пешекчеләр 1 мең литрда уха әзерләячәк

Кулинария бәйрәме “Казан” Гаилә үзәге янында 16 һәм 17 июньдә узачак.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Казанда 16 нан 22 июньгә кадәр гастрономия балык атнасы үтәчәк, ул “Фишка “ фестивале белән ачылып китә. Кулинария бәйрәме “Казан” Гаилә үзәге янында 16 һәм 17 июньдә уза. Ике көн дәвамында шәһәрнең 15 туклану предприятиесе республика балык хуҗалыкларында үстерелгән балыклардан уха һәм башка балык ризыклары әзерләячәк. Фестиваль кунаклары чөгә, карп һәм форельдән авыз итә алачак.

Фестивальдә катнашучылар өчен лекторий ачылачак, анда балык һәм диңгез ризыкларын әзерләү һәм сәламәт туклану, өстәл бизәү буенча осталык дәресләре оештырылачак.

17 июньдә, фестиваль төгәлләнгәндә, телевидение алып баручысы Оскар Кучера һәм шеф-повар Максим Огуреев зур казанда һәм ачык утта 1 мең литрда “Зур Казан ухасы”н әзерләячәк. Барлык теләге булганнар балык ашы белән сыйлана алачак.