Чаллыда “Мин Россиядә яшим” тарихи велоквесты уза

Велоэкскурсиядә катнашучылар шәһәр өчен әһәмиятле булган берничә урында булдылар.

(Чаллы, 11 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда “Мин Россиядә яшим” тарихи велоквесты уза.

Шәһәрнең истәлекле урыннарына велосәяхәт оештыру тәкъдиме тарих-төбәкне өйрәнү музееннан булган. Анда эшләүче хезмәткәрләр үзләре дә ике тәгәрмәчле транспортка утырып, велосипед йөрешен җитәкли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музей хезмәткәрләре инде икенче кат велоквест үткәрә.

Өч көн дәвамында алар Чаллының өч районы буйлап үтәчәкләр. Комсомольский районында Тукай яр буенда, Тәүбә мәчетендә, Үзәк урамда, Муса Җәлил исемендәге скверда, “Ватан-ана” мемориалында һәм Высоцкий скверында булдылар. Бүгенге графикта – Энтузиастлар бульвары һәм Илдар Ханов скульптура композицияләре турында сөйләшү, “Азатлык” мәйданында тукталыш һәм Габдулла Тукай скверында булу каралган.