Поморье һәм Татарстан партнерлык элемтәләрен ныгыта

Поморье сәнәгать һәм төзелеш министры Андрей Шестаков Татарстан делегациясен Северодвинскиның оборона предприятиеләренә килергә чакырды

(Псков, 11 июнь, «Татар-информ», Алина Мирова). Архангельск өлкәсе Хөкүмәтендә төбәк ведомстволары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре очрашуы узды, дип хәбәр итә төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Очрашуны ачып, төбәкнең җирле үзидарә һәм эчке сәясәт министры Наталья Кадашова ике төбәкнең ике дистә елдан артык үсеш кичерүче партнерлык мөнәсәбәтләренең мөһимлеген ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, министрлык Татарстан делегациясе өчен кызыклы берничә юнәлешне алып бара. Ул, шулай ук, Татарстанның җирле үзидарәне оештырудагы тәҗрибәсе кызыклы булуны билгеләп үтте.

Министр искәртеп узганча, агымдагы елда төбәкләр транспорт инфраструктурасы, мәгариф һәм спорт, икътисад һәм сәнәгать, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендәге хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Татарстан башкаласына волонтерлар, медицина белгечләре, спортчылар, Поморье мәдәният эшлеклеләре килә. 2015 елда Татарстан спортчылары кышкы Беломорье уеннарында һәм 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында Архангельскида өстәл теннисы буенча узган Россия беренчелегендә катнашкан.

Республиканың Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин мәдәни, спорт, фәнни өлкәләрдә генә түгел, ә авыл хуҗалыгы, икътисад һәм сәнәгать тармагында да элемтәләрне ныгытуны дәвам итүгә ышаныч белдерде.  

Поморье сәнәгать һәм төзелеш министры Андрей Шестаков Татарстан делегациясен Северодвинскиның оборона предприятиеләренә,  Плесецк космодромына килергә чакырды.