Уфада Башкортстан Халыклары ассамблеясе җыены үтә

Бүген Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтае башланып китте
(Уфа, 11 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтае башланып китте.
Әлеге ассамблеянең беренче корылтае 2000 нче елда ук үткән иде. Төрле сәбәпләр аркасында, аның чираттагысы кичектерелә килде. Һәм менә тугыз елдан соң икенче җыен үтә. Бүгенге зур җыенда 700дән артык вәкил катнаша. Анда республикадагы төрле халыкларның милли оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары чыгыш ясап, милли мәсьәләләр буенча үз фикерләрен җиткерәчәк, дип көтелә.
Җыенда татар оешмаларыннан “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе, танылган татар җырчысы һәм мөгаллим Марат Шәрипов, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлҗиһан Яһүдина һәм БР татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Максат Мәмлиевлар катнаша.
Ассамблея корылтае Уфадагы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтә. Бу корылтайда Башкортстан Татар конгрессы һәм БР Татар иҗтимагый үзәге кебек тәэсирле оешмалар катнашмый. Мәгълүм ки, алар Башкортстандагы татарлар проблемаларын һәрдаим кискен күтәреп килә, шуңа күрә дә алар хәтта ассамблеягә дә кабул ителмәде.