ТР парламентында республикадагы эпидемиологик вәзгыять турында фикерләшәләр

Бүген ТР Дәүләт Советында Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия утырышы уза
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссия утырышы уза.

Депутатлар шушы юнәлештә эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә республикадагы эпидемиологик вәзгыять, ВИЧка, В һәм С гепатитына каршы профилактика алып бару, аларны ачыклау һәм дәвалау мәсьәләләре, бу авыруларның таралуын кисәтү чаралары турында фикер алышачак.

Бүген шулай ук Татарстан парламентында “Татарстан – яңа гасыр” депутат төркеме җитәкчесе Ринат Закиров катнашында “Татарстан – яңа гасыр” депутат төркеменең Татарстан Республикасы Дәүләт оветындагы эшчәнлеге”нә багышланган матбугат очрашуы оештырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.