Инвалид кызга Татарстан Президентыннан ноутбук тәкъдир иттеләр

Хәзер Карина Павлова БДИ бирә һәм КДУның юридик факультетына укырга керергә хыяллана
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген физик мөмкинлекләре чикләнгән 18 яшьлек Карина Павловага ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән бүләк тапшырдылар.
Искә төшереп үтәбез, 9 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «ICL-КПО ВС» ААҖендә булды, анда предприятиедә җыелган заманча ноутбук тәкъдир иттеләр. ТР Президенты ноутбукны балалар церебраль параличы белән интегүче кызга бүләк итәргә вәгъдә итте. ТР Президентының вәгъдәсе озак көттермәде - бүген ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова Павловлар гаиләсенә барды. Балачактан инвалид булган Каринага уку өчен бик кирәкле булган ноутбукны тәкъдир итте.
Карина Павлова авыруына карамастан, максатчан кеше. Ул бик яхшы укый, хәзерге вакытта вузга керү өчен кирәкле бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Кызның белдерүенчә, ул балачакта милиционер булырга теләгән, әмма хәзер юрист һөнәре якынрак икәнен аңлаган. Нәтиҗәдә, кыз юридик факультетка укырга керергә карар иткән. Карина укуда ирешкән уңышлардан тыш, хореография коллективында бии, ул биюләрне коляскада утырган килеш башкара.
Карина укырга яратуы, китаплар алырга китапханәгә йөрүе турында сөйләде. Гаиләнең компьютер яки ноутбук алырга мөмкинлеге булмаган, гаилә башлыгы вафат булган, ә әнисенең хезмәт хакы бу хыялны чынга ашырырлык булмаган. Шулай итеп, кыз заманча ноутбукка бик шатланды.
Карина мондый файдалы бүләк өчен зур рәхмәт белдерде һәм ТР Президенты сайтына кереп, республика Илбашына шәхсән рәхмәт белдерәчәген әйтте. Әлегә Павловлар фатирында Интернет юк.
Татьяна Ларионова президент бүләгенең нәкъ менә Каринага тапшырылуын аңлатып үтте. Кыз физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә реабилитация үтә, бу үзәкне тәмамлаучылар аерым өстенлекләргә ия. Кагыйдә буларак, бу учреждениене тәмамлаучылар киләчәктә яхшы белем ала, вузларга укырга керә.
Татьяна Ларионова журналистларга биргән интервьюсында республикада мондый акцияләр дәвам итәчәк, дип белдерде. Аерым алганда, “Без булдырабыз!” акциясе кысаларында акча җыелган, алар дәвалау һәм тернәкләндерү үзәкләренә, интернатларга, шулай ук аерым гаиләләргә тапшырылачак.