Бүген Юдинода яңа Тимерьюлчылар мәйданы ачыла

Аны булдыру тәкъдиме белән ГТЮ Казан бүлеге чыккан, ә проектны Юдино тимер юл узелы предприятиеләре тормышка ашырган
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Юдино бистәсендә яшәүчеләр хәзер яңа урында ял итә алачак. Бүген бистәдә яңа Тимерьюлчылар мәйданы ачыла. Мәйдан локомотив бригадаларының ял итү йорты каршында Юдино депосы һәм тимер юл вокзалыннан ерак түгел генә урнашкан. Биредәге территория төзекләндерелгән, яшелләндерелгән, 5 мең кв. м мәйданда газон түшәлгән, нарат һәм юкәләр утыртылган, ял итүчеләр өчен эскәмияләр урнаштырылган. Мәйдан уртасында “Россия тимер юллары” компаниясенең юбилеена багышланган истәлек стелласы, аннан ерак түгел генә сигез почмаклы йолдыз рәвешендәге 3 метрлы фонтан урын алган.

Тимерьюлчылар бистәсендә яшәүчеләр өчен уңайлы ял итү урыны булдыру тәкъдимен Горький тимер юлы Казан бүлеге керткән иде. Юдино тимер юл узелы предприятиеләре исә бу проектны тормышка ашырган.