Ташламалардан файдаланучы татарстанлыларга 683 миллион сумлык дарулар җибәрелгән

2008 елның 10 июненә республика гражданнарының ташламалардан файдаланучы категорияләренә 586425 рецепт буенча 683,6 миллион сумлык дарулар җибәрелгән
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 2008 елның 10 июненә республика гражданнарының ташламалардан файдаланучы категорияләренә 586425 рецепт буенча 683,6 миллион сумлык дарулар җибәрелгән, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Фармация һәм медицина техникасы идарәсенең рәсми сәхифәсендә.
10 июньгә карата дарулар белән өстәмә рәвештә тәэмин итү федераль программасын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасының социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә дәүләттән социаль ярдәм алырга хокукы булган гражданнарга 2008 елның 1 кварталына - 152,9 миллион сумлык (шул исәптән “Биотэк-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән – 127,6 миллион сум), 2008 елның 2-3 кварталларына 222,3 миллион сумлык (шул исәптән “Биотэк-Казан” ҖЧҖннән 184,2 миллион сум) дарулар килгән. Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, органнар һәм (яки) тукымалар күчереп утыртылганнан соң, тарау склероздан интегүче гражданнарга 459,5 миллион сумлык дарулар килгән.
Дәүләттән социаль ярдәм алырга хокукы булган гражданнарга 397707 рецепт буенча - 196,6 миллион сумлык, гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, органнар һәм (яки) тукымалар күчереп утыртылганнан соң, тарау склероздан интегүче гражданнарга 4141 рецепт буенча - 340,6 миллион сумлык, дарулар һәм медицина билгеләнүендәге эшләнмәләр белән бушлай тәэмин ителергә хокукы булган гражданнарга табибларның 184577 рецепты буенча 146,4 миллион сумлык дарулар җибәрелгән.