Түбән Камада социаль реклама конкурсы башлана

Түбән Каманың шәһәр яны лагерьларында ял итүче укучылар шәһәр ЮХИДИе үткәрә торган социаль реклама бәйгесендә катнаша ала
(Түбән Кама, 11 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама ЮХИДИе социаль реклама конкурсын игълан итә. Анда шәһәр яны лагерьларында ял итүче укучылар катнаша ала.
Балалар һәм яшүсмерләр үз яшьтәшләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау концепциясен эшләячәк. Җиңүгә дәгъва кылучыларга видеоролик һәм видеофильмнар төшерергә, реклама щитлары әзерләргә, аудиороликлар яздырырга һәм агитация листовкалары бастырырга туры киләчәк. Иң яхшы эшләр өчен кыйммәтле бүләкләр генә тапшырып калмыйча, Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау өчен дә файдаланырга ниятли.