Түбән Камада гомумшәһәр өмәсе уза

Түбән Каманың барча предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бүген шәһәр урамнарын тәртипкә китерергә чыкты
(Түбән Кама, 11 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Каманың йөзләгән кешесе шәһәр урамнарын чистартырга чыкты. Шәһәрдә киң күләмле өмә уза. Анда барча предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнаша. Алар тротуар һәм автомобиль юлларын чүп-чардан арындыра, газоннардагы үләнне чаба, юл каймаларын агарта.
Бүгенге акциянең максаты – Сабантуй бәйрәменә кадәр Түбән Каманы тәртипкә китерү. Искәртеп узабыз, әлеге бәйрәм 4 июнь көнне шәһәрнең “Ильинка” мәдәни-спорт комплексында узачак.