Бәйрәм көннәрендә өстәмә поездлар йөриячәк

Казан-Мәскәү юнәлешенә 9 поезд билгеләнә
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бу атнада бәйрәм һәм ял көннәрендә Казан-Мәскәү юнәлешендә өстәмә 9 поезд хезмәт күрсәтәчәк.
Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 231 нче номерлы поезд, мәсәлән, 13,14 һәм 15 июнь көннәрендә Казаннан 21 сәгать 57 минутта кузгалып, Мәскәүгә көндезге 12 нче 25 минутта килеп җитәчәк. Ә 205 нче поезд 10 һәм 15 июнь көннәрендә хезмәт күрсәтә. Казаннан китү вакыты 22 сәгать 21 минутта, Мәскәүгә 12 сәгать 58 минутта килә. Шулай ук 10 һәм 15 июнь көннәренә билгеләнгән 297 нче, 597 нче поездлар Татарстан башкаласыннан 23 сәгать 15 минутта юлга кузгала. Бу атнада Казан белән Мәскәү арасында 595 нче поезд да йөриячәк.
Мәскәүдән Казан юнәлешенә 14-15 июньгә 232 нче (китү вакыты 0.15, килү вакыты 13.40), 12 июньгә – 216 нчы (китү вакыты 18.48, килү вакыты 9.28), 12 һәм 17 июнь көннәренә – 206 нчы (23.08 - 14.39) һәм 298 нче (23.50-15.14) поездлар билгеләнгән.
Болардан тыш, безнең пассажирларга Казан станциясендә тукталыш ясаячак 565, 545 нче Ижевски-Мәскәү һәм 566 нчы Мәскәү-Ижевски өстәмә поездлары хезмәт күрсәтәчәк.