Ютазы районы укучылары Хәтер һәм Дан мемориалы плитәләрендә язуларны яңарттылар

Плитәләргә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ютазылыларның исемнәре уелып язылган

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Ютазы районы мәктәпләре укучылары Хәтер һәм Дан мемориалы плитәләрендә язуларны яңарттылар.

«Плитәләргә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре уелып язылган», дип яза район матбугат хезмәте.