news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мэрия фаҗига аркасында балаларга урамга чыгарга тыела дигән хәбәрне кире какты

Шәһәр хакимиятендә социаль челтәрләрдә тарала торган мәгълүматның фейк булуын искәрттеләр.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 14 майга кадәр балаларга урамга чыгарга тыела дигән хәбәр чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«<...> челтәрләрдә тарала торган мәгълүмат фейк < ... >» — дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.

«Хәзерге вакытта уку йортларын саклау көчәйтелде. Һәр мәктәп янында постлар куелды. Бу хәзерге вакытта мәктәптә нәрсә дә булса бара дигән сүз түгел. Алар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен куелды», - диделәр мэриядә.

Элегрәк билгесез кешеләр 11 майдан 14 майга кадәр «бик кирәк булмаганда балаларның урамга чыгуын чикләргә» дигән үтенечне тараткан һәм «Көньяк» («Южный») һәм KazanMall сәүдә үзәкләренә керү юлы ябылу турында хәбәр иткән иде.

Булган мәгълүматларга караганда, Казанның 175нче гимназиясендә ату вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100