news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы фаҗига корбаннары истәлегенә Мәскәүдә, Петербургта мемориаллар ясаганнар

Татарстан Вәкиллеге биналары янында чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куялар.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта барлыкка килде.

Мәскәүдә кешеләр 3нче Котельнический тыкрыгында Татарстан Вәкиллеге янында, Санкт-Петербургта — Васильево утравының 11нче линиясендә Татарстан Вәкиллеге бинасы янында чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куялар. Шулай ук Екатеринбургтагы Татарстан Вәкиллегендә кайгы уртаклашу китабы барлыкка килде.

Элегрәк «Татар-информ» Түбән Новгородта вакытлы мемориалның Театр мәйданында оештырылуы турында хәбәр иткән иде.

Казанда 175нче мәктәп янында импровизацияләнгән мемориал урнаштырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100