news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан таксистлары фаҗига булган мәктәп янына бер сумга илтә

Мәктәп янына шәһәрнең теләсә-кайсы урыннан такси алып бара.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның 175нче мәктәбендә бүген булган фаҗига урынына таксилар 1 сумга илтә.

Хәзер кайсыбер такси хезмәтләре пассажирларны мәктәпкә кадәр алып бара. Бирегә битараф булмаган кешеләр күпләп җыела.

Казанның теләсә-кайсы ноктасыннан мәктәпкә кадәр такси чакыртып була. Хәтта Васильево бистәсеннән дә китерәләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртән Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче гимназиядә атыш булды. Биредә 9 кеше үлде. Аларның җидесе балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100