Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Горки-Әмәт урманында учакта пешерелгән ит, балык һәм яшелчә ашлары фестивале була
Программада азык-төлек әзерләү һәм саклау буенча мастер-класслар, музыкаль төркемнәр һәм DJ-сетлар чыгышлары каралган.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 15 һәм 16 май көннәрендә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» була.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, киләсе ял көннәрендә шәһәр халкы һәм кунаклары барбекюда әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчә ашларын татып карый ала. Фестивальдә катнашучыларга аларны Казанның 15 кафе һәм рестораны тәкъдим итә.
Программага шулай ук Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясеннән азык-төлек әзерләү һәм саклау буенча мастер-класслар, музыкаль төркемнәр һәм DJ-сетлар чыгышлары керәчәк.
Паркта чәй тантаналары өчен чатыр корылачак, бушлай мастер-класслар һәм фотозона белән балалар мәйданчыгы оештырылачак.
Чара Горки-Әмәт урманының яшел кырында CUBE контейнер үзәге янында ике көн дәвамында 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз