news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175нче Казан гимназиясендә гадәттән тыш хәл сәбәпле кайнар линия эшли

Белгечләр консультациясен «Доверие» үзәгендә һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында алырга мөмкин.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанда психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия телефоннары эшли. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр ярдәме кирәк булган һәркем түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала: +7(843)277-00-00 («Доверие» үзәгенең ашыгыч психологик ярдәм бүлеге), +7(800)200-01-22 (балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефоны).

Моннан тыш, белгечләргә консультацияне түбәндәге телефон буенча алырга мөмкин: +7 (84-32) 88-45-67, кайнар линия Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында оештырылган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтендә.

Укучыларның ата-аналары өчен кайнар линияләр шулай ук мәгариф идарәсендә дә ачылды: +7 (84-32) 92-44-03, +7(843)292-37-04. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100