Яшел Үзәннең 1нче поликлиникасы каршында машина кую урыны ясыйлар

Район җитәкчесе белән туры элемтәгә чыгучыларның мөрәҗәгатьләре Энгельс урамындагы ремонт турында бара.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Яшел Үзәннең 1нче поликлиникасы каршында машина кую урыны ясыйлар. Ремонт эшләре биредә яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча эшләнелә. Бу хакта «Новости Зеленодольска» яза.

Район җитәкчесе белән туры элемтәгә чыгучыларның һәм социаль челтәрдә мөрәҗәгатьләрдә Энгельс урамындагы ремонт турында сүз бара. Күптән түгел биредә яңгыр сулары ага торган канализацияне алыштырганнар. хәзер юлчылар асфальт җәяргә әзерлек эшләре алып бар.