Татарстанга килүчеләр ике атна үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәргә тиеш була

Алар белән бергә яшәүчеләргә дә ике атна үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү мәҗбүри.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус таралуны профилактикалау максатында, Татарстанга килүчеләр ике атнага яшәгән урыннарында изоляция үтәргә тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләү шулай ук Татарстанга килүчеләр белән элемтәдә булганнарга да кагыла. Бу хакта брифингта ТР Премьер-министры урынбасары, яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Сез Татарстан Республикасына килә аласыз. Әмма сезгә шунда ук баш санитар табибның ундүрт көнгә изоляция турындагы карары биреләчәк. Әгәр туганнарыгыз яисә якыннарыгыз янына килсәгез, алар да үзизоляциядә булырга тиеш. Ундүрт көнгә барысы да бергә», — дип искә төшерде Фазлыева.

Татарстанга килгән җиде меңгә якын кеше мәҗбүри изоляция узу турында карар белән таныштырылган инде.