Татарстандагы предприятиеләрнең күбесе эшли башлады

Эшли башлаган оешмалар коронавирустан саклану өчен иминлек чараларын үтәргә тиеш.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле эшчәнлеген туктатып торган предприятиеләрнең күпчелеге үз эшчәнлекләрен дәвам итте. Алар коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын катгый үтәргә тиеш. Бу хакта брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Бүген безнең республикада күпчелек предприятиеләр һәм оешмалар эшли башлады. Шул ук вакытта барлык эпидемиологик нормаларны һәм таләпләрне катгый тәэмин итү мәҗбүри шарт булып тора», — дип сөйләде министр.

Ул предприятиеләргә һәм бизнеска бүгенге икътисади шартларда үз эшчәнлеген активлаштырырга кирәк булуын билгеләп үтте.

Элегрәк Татарстан хакимияте оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен кайсыбер кагыйдәләрне йомшарткан иде.