Казанда кибеттә санитария кагыйдәләрен бозган өчен 238 беркетмә төзелгән

Сәүдә объектларында сатып алучылар һәм сатучылар шәхси саклану чараларын кулланмаган өчен җаваплылыкка тартылды.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда бер атна дәвамында сәүдә объектларында сатучыларга һәм сатып алучыларга карата 238 беркетмә төзелгән. Беркетмә төзелүнең сәбәбе кешеләрнең  шәхси саклану чараларын кулланмавы. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков хәбәр итте.

«Казан полициясе сатып алучылар һәм кибет персоналының санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр үткәрә. Сәүдә объектларында сатып алучылар һәм сатучыларга карата шәхси саклану чараларын кулланмау сәбәпле бер атна дәвамында 238 беркетмә төзелгән», — диде Саматошенков.

Шулай ук Казанда тәэмин итү учреждениеләре исемлегенә кертелмәгән кайбер оешмалар да эшли. Тукыма продукциясе, кием-салым, төзелеш материаллары сату кибетләре, җәйге кафе һәм юридик консультацияләр хезмәтләрен дәвам итә. 

«Утыз алтыдан артык эшкуар административ җаваплылыкка тартылган», — дип билгеләп үтте спикер.