Казанда хезмәт ветеранына чәчәк бәйләмен автовышка белән менеп тәрәзәдән бирделәр

Рәисә Порфирьева өчен кибет түбәсендә сугыш еллары җырлары башкарылды.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Казанның Ямашев проспектында яшәүче хезмәт ветераны Рәисә Порфирьева Җиңүнең 75 еллыгы белән гадәти булмаган котлаулар кабул итте. Бу хакта Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләр агитбригадасы ветеран өчен җырлар һәм биюләрне кибет түбәсендә башкарды. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов Рәисә Якимовнага чәчәк бәйләмен автовышкада бишенче кат биеклегенә күтәрелеп тәрәзә аша тапшырды.

Ямашев проспектында урнашкан йортта яшәүчеләр һәм очраклы үтеп баручылар тамашачылар булды. Алар яшьләр белән бергә яраткан җырларын җырлады, алкышлады һәм бу мизгелләрне фотога төшерде.

Ветеранның күз яшьләре катыш шатлыклы хис-кичерешләре күңелендә озак сакланыр, диелә хәбәрдә.